Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төзелеш-монтаж сезоны башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин предприятиеләрнең коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру өчен продукция чыгару эшен тикшерә.
Бүген Дамир Шәйдуллин Лаешта ПВХ-профиль җитештерү буенча «лайнертек» заводында булды. Әлеге профиль инновацион һәм нәтиҗәле траншеясыз ысуллар ярдәмендә үзйөрешле канализация челтәрләренең искергән участокларын торгызу өчен файдаланыла. Предприятие елына 750 тонна продукция җитештерә.
«ЛайнерТек» ДК җитәкчесе Александр Кочуров сүзләренчә, траншеясыз ысуллар спираль-навив технологиясен, полимер җиңсәсе технологиясен, пыяла-пластик модульләрне һәм пыяла-пластик җиңсәсен полимерлаштыруны кулланып, челтәрләрне җимерелмичә үзгәртергә мөмкинлек бирә.
«Аларны файдаланганда участокта казу эшләре таләп ителми, без шәһәрләрне бөкеләрдән һәм казылган чокырлардан арындырабыз, бу чыгымнарны һәм ремонт вакытын сизелерлек киметә. Моннан тыш, челтәрләрнең хезмәт итү вакыты 50 елга кадәр озайтыла», – дип ассызыклады А. Кочуров.
Дамир Шәйдуллин искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасы буенча Татарстанның 3 муниципаль берәмлегендә 17 коммуналь челтәр объекты төзеләчәк һәм капиталь ремонтланачак. Бу эшләргә 2,5 млрд сум бүлеп бирелгән.