Алабугада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзекләндерелде

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Республика программасы буенча Алабугада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты бинасы ремонтланды.

Төзүчеләр ишекләрне, эчке канализация системасын алыштырдылар. Торак бүлмәләрдә яңа линолеум җәелде. Хәзер биредә тәрбияләнүчеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган. 

Агымдагы елда республика программасы буенча барлыгы 28 социаль яклау учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак.

ТР ГИСУ материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International