Байлар Сабасында «Kaef» яшьләр үзәге төзелде

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә яңа «Kaef» яшьләр үзәге ачылды.

Гомуми мәйданы 3 557 кв. м булган бер катлы бина 125 кеше өчен исәпләнгән. Яшьләр үзәге ике зонага бүленгән. Уен бүлмәсендә скейт-парк, воркаут-комплекс, скалодром, батут бүлмәсе, медиаүзәк, падел-корт, ял итү өчен трибуна урнаштырылган. Административ зонада хореография һәм аэройога белән шөгыльләнү өчен заллар, киберспорт кабинеты, сквош-корт, балалар бүлмәсе, медицина кабинеты һәм хезмәт бүлмәләре урнашкан.

Бина халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен уңайлы.

ТР ГИСУ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International