Агымдагы елда 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Алар буенча дәүләт контрактларына бәяләмә март ахырына кадәр планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин искәртте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 1,744 млрд сумлык 42 объект яңартылачак. Шул исәптән, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасына 1,094 млрд сум финанслау белән 31 муниципаль берәмлектә урнашкан 36 җәмәгать урыны кертелгән. Илкүләм проект программасына 650 млн сум финанслау белән кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең 10 нчы бөтенроссия конкурсында җиңгән 6 объект та кертелгән.
«Җәмәгать урыннарын үстерү» республика программасы буенча 2 объект яңартылачак – бу максатларга 200 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең 9 нчы бөтенроссия конкурсында җиңгән 7 объектны төзекләндерү эшләре тәмамланачак.