Декабрь башында КНИТУ-КХТИда яшьләрнең коррупциягә каршы II Республика форумы булды. Әлеге чара, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм студенлык структуралары арасында коррупциягә каршы эш алып баруның бердәм координациясе өчен мәйдан формалаштыру максатыннан, Республика яшьләр форумы-2013 кысаларында үтте.
Форумның Пленар утырышында Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарә вәкилләре, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР Дәүләт советы вәкилләре, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Иҗади Яшьләр Академиясе Президенты Тимур Бәхтияров, ТР студентлар Лигасы Президенты Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.
Форумның ничек булуы, нинди бурычлар куюы һәм гади гражданнар коррупция проблемасы белән ничек көрәшә алулары турында чараның башкарма директоры Андрей Петухов сөйләде.
-Андрей, Форумның ничек үтүте турында, зинһар, сөйләгез әле? Форум үзенә бурыч итеп, нинди дә булса мәсьәләләр чишүне куйдымы?
-Минем һәм минем өлкән коллегаларым фикеренчә – Форум әйбәт узды! Безнең алдыбызда торган иң төп бурычларның берсе – Татарстан Республикасының һәрбер югары һәм урта махсус уку йортында студентларның коррупциягә каршы комиссиясен булдыру, Форумда нәкъ менә әлеге сораулар каралды да.
-Форумда кемнәр катнашты? Аларны сез ничек сайладыгыз?
-Форумда катнашучылар – Татарстан Республикасының югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары. Барлыгы республиканың 10 шәһәрендәге 25 уку йортыннан килгән 170 кеше иде. Студентларны уку йортларының администрациясе сайлап җибәргән, чөнки нәкъ менә аларга, киләчәктә, студентларның коррупциягә каршы комиссиясен, үзләре укыган уку йортында төзергә туры киләчәк.
-Нәтиҗәләр ничек ясалды? Җиңүчеләр билгеләндеме?
-Форумның нәтиҗәсе булып, Форум резолюциясе барлыкка китерү булды, без хәзер әлеге резолюцияне анда телгә алынган һәрбер пункт буенча җибәрәбез. Әлеге форум ярыш түгел, ә дискуссияләрнең зур мәйданы булды.
-Әлеге коррупциягә каршы форумыгызның, коррупциягә каршы тору максаты потенциалын ничек бәялисез? Форумда катнашучылар нәрсә эшли алалар?
-Югары бәялибез. Коррупция, барысыннан да бигрәк, халыкка билгеле булудан курка. Шуңа күрә әлеге проблема турында фикер алышырга, иң катлаулы урыннарны ачыкларга һәм аларны төзәтү юллары турында уйларга кирәк. Әгәр дә өйдә утырып, бернәрсә дә эшләмәсәң, бернәрсә дә үзгәрмәячәк, дөньяны бүгеннән үк үзгәртә башларга кирәк!