Татарстанның 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 14% ка үтәлгән, динамика 4% тан артып киткән. Эшләрне финанслауның гомуми суммасы 6,877 млрд сум тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Әйтик, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча 18 муниципаль берәмлектә 36 объектка 3,184 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасына 1,745 млрд сумлык 6 мәгариф учреждениесе кертелгән. Болар – Балтач урта мәктәбе, Саба районының «РОСТ» Шәмәрдән лицее, Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәбе, Буадагы 5 нче гимназия. Шулай ук Кукмара районында 2 объектка – А. М. Булатов исемендәге күп профильле лицей һәм 4 нче урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.
«Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасына 15 районда 1,947 млрд сум финанслау белән 21 мәктәп кертелгән.