«Иң яхшы сметачы-2026» Бөтенроссия конкурсы башланып китте.
Конкурсны гадәттәгечә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, Татарстан төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм башкалар оештыра.
Конкурсның максатлары – сметачы һөнәренең абруен күтәрү, илдә иң яхшы белгечләрне ачыклау, төзелеш тармагы өчен әлеге кадрлар банкын булдыру.
Конкурста катнашу өчен 1 июньгә кадәр гариза бирергә, 19-22 июньдә тест узарга (онлайн этап), 15 июльгә кадәр үзең һәм һөнәри эшчәнлегең турында презентация җибәрергә (онлайн этап) кирәк.
Суперфинал августта узачак.
«Иң яхшы сметачы-2026» конкурсы турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин https://bestsmetchik.ru/