Фәрит Хәнифов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” дигән бәйге ТР Инвестицион-венчур фонды тарафыннан үткәрелә. Бу елны җиңүчеләр һәм лауреатлар 8 номинациядә билгеләнде. Шулай ук, бәйге партнерлары – “Ак барс Банк”, Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим”  үз бүләкләрен әзерләгән иде.  Бүген бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды, әлеге чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов та катнашты.

2013 елда, бәйгедә катнашу өчен  Татарстаннан1415  һәм Россия шәһәрләреннән 10нан артык гариза бирелгән иде. Гаризаларны югары уку йортлары, РАН фәнни институтлары, технопарклар тапшырган иде.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясаганда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ел ахырында бәйгегә нәтиҗәләр ясау матур традициягә әйләнде. “Бу елны меңнән артык кеше бәйгедә катнашу өчен гариза биргән. Бу – бәйгедә һәркемнең катнаша алу мөмкинлегенә, һәркемнең өмете булуына ышануы турында сөйли, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы. – Көндәшләрнең сыйфаты, идеяләрнең сыйфаты үсә. Федераль партнерларыбыз, эшмәкәрлек ягыннан да кызыксыну арта”.

“Үзегезне, идеяләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килүгә бик шатмын”, - дип, Илдар Халиков, бәйге лауреатларына мөрәҗәгать итте һәм аларны котлады.

Татарстан Премьер-министры “Перспективалар” номинациясенең лауреатлары һәм җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды, әлеге номинациядә гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, югары уку йортларының 1-2 курс, башлангыч һәм урта махсус уку йортларының студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International