Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында 2025 елда ТБИ һәм товар бетоны республика заводлары эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне үткәргән министр урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, республиканың төзелеш тармагы, нигездә, Россиядәге иң эре төзелеш материаллары сәнәгатенең үз базасы ярдәмендә динамик рәвештә үсә. 2010 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда ТБИ һәм товар бетоны җитештерү буенча 41 предприятие файдалануга тапшырылган һәм модернизацияләнгән.
«Бүген Татарстанда бетон, тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр җитештерү буенча 60 тан артык завод, цех һәм линия бар, аларда 4800 дән артык кеше эшли. Шул исәптән 40 эре һәм урта предприятиенең проект куәте елына 4,8 млн куб метр чамасы товар бетоны һәм эремәләре җитештерү буенча һәм елына 3,3 млн куб метр чамасы җыелма тимер – бетон һәм бетон җитештерү буенча», – дип хәбәр итте И. Гыймаев.
Киңәшмәдә катнашучылар ассызыклаганча, республика төзелеш индустриясен үстерү дәвам итәргә тиеш. Моңа күп очракта яңа технологияләр кертү, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту, ассортиментын һәм номенклатурасын киңәйтү, җитештерүне роботлаштыру һәм автоматлаштыру ярдәм итә.
Киңәшмә барышында «Арсеналгидро» ҖЧҖ, «Татцемент» ҖЧҖ һәм «Цемрос» ҖЧҖ җитәкчеләренә «Kazan Oil, Gas&Chemistry» халыкара нефть-газ химиясе күргәзмәсендә төзелеш комплексының коллектив стендында нәтиҗәле катнашкан өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.