Тукай районының Яңа бистәсендә мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Тукай районының Яңа бистәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт башланды. Оператив үтәлеш 10% тәшкил итә.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, бинаның түбәсе алыштырылачак, фасад, эчке бүлмәләр ремонтланачак, территория төзекләндереләчәк. Шулай ук яңа җиһазлар һәм җайланмалар сатып алу да каралган.

Төзүчеләр конструкцияләрне сүттеләр, биналарны бизи башладылар. Хәзер яңа тәрәзәләр урнаштыралар,  электр челтәрләрен алыштыралар. Яңа бистәсендә мәктәпкә капиталь ремонт республика программасы буенча башкарыла, аңа шулай ук 21 гомуми белем бирү оешмасы кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International