Бүген Алексеевск бистәсендә Просторная урамы буенча урнашкан 3 катлы 27 фатирлы йортны файдалануга тапшыралар. Бу турыда “Татар-информ” МА корреспондентына, Алексеевск муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин хәбәр итте.
2 фатир ятим балалар өчен билгеләнгән. Фатирларның берсе Бөек Ватан сугышында катнашучыга биреләчәк. Калган фатирларда, социаль ипотека программасы буенча үзләренә торак төзи торган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр яшәячәк.
Җирле халык ветераннар шәһәрчеге дип атаган бу территориядә балалар бакчасы төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте Н. Чурин.