Чистайда картлар һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортына капиталь ремонт ясау дәвам итә

2026 елның 3 апреле, җомга

Чистайның Полющенков урамындагы «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында капиталь ремонт дәвам итә. Оператив үтәлеш 48% тәшкил итә.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республика программасы буенча икенче катта торак бүлмәләр, кабул итү-карантин бүлеге һәм беренче катта ашханә ремонтлана.

Бүген төзүчеләр штукатур һәм электр урнаштыру эшләрен башкаралар, вентиляция системасын ремонтлыйлар, плитка салалар.

Агымдагы елда социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасына барлыгы 28 объект кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International