Коммуналь инфраструктура объектларын илкүләм проект буенча заманчалаштыру 13 процентка җитте

2026 елның 4 апреле, шимбә

Торак-коммуналь хуҗалык объектларын заманчалаштыруның республика программасы объектлары исемлеге төзелде, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты килештерүдә тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Якынча республика программасына 10 млрд сумлык 126 объект кертелгән.

Дәүләт контрактлары федераль программаларга кергән барлык объектлар буенча төзелгән.  «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» проекты кысаларында 6 муниципаль берәмлектә 9 объектны 955,4 млн сумга гамәлгә ашыру планлаштырыла. Кукмара һәм Минзәлә районнарында ике объект эшли, аларның үтәлеше 4% ка җиткән.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктура системаларын заманчалаштыру» федераль программасы буенча 3 муниципалитетта 17 объект яңартылачак. Бу максатларга 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Монда эшләр 13% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International