2013 елның 17 декабреннән 18 декабренә кадәр Казан шәһәрендә, “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Регмональ операторларның эшен оештыру” дигән семинар булачак, әлеге чараны оештыручылар булып, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.
ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд хәбәр иткәнчә, семинарда капиталь ремонт фондларындагы попечитель советларының рәисләре һәм әгъзаләре, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалык тармагы экспертлары, ТКХ өлкәсендәге региональ иҗтимагый контроль үзәкләрнең, иҗтимагый оешма һәм берләшмәләрнең вәкилләре катнашачак.
Семнар барышында күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлау региональ система оешмаларын норматив тәртипкә салу; Россия Федерациясе субъектларында капиталь ремонт буенча региональ программаларны һәм аларны тормышка ашыруның кыска сроклы планнарын формалаштыру; региональ оператор барлыкка китерү һәм аның эшчәнлеген контроль дә тоту; капиталь ремонт региональ системаларының эшләрен формалаштыру һәм оештыру, шулай ук РФ субъектлары һәм муниципаль оешма хакимият органнарының гражданнар белән үзара бәйләнеше; күп фатирлы йортлардагы йорт җуҗаларын күп фатирлы йортларда капиталь ремонт региональ системасын формалаштыру тәртибе һәм капиталь ремонт өчен түләүнең күләме турында мәгълүматләштерү механизмнары белән бәйле сораулар булачак.
Бу һәм башка сораулар турында түгәрәк өстәлләрдә фикер алышачаклар:
- “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары”;
- “Капиталь ремонт региональ операторының дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәте”;
- “Региональ операторның эшен оештыру”;
- Күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм үткәрү”.
Өстәмә мәгълүмат, шулай ук Бөтенроссия киңәшмәсенең программасы белән түбәндәге сайтта таныша аласыз: http://фонджкх.рф.