«Сәламәтлек саклау» юнәлешендә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Агымдагы елда тармакның 96 объектына 3,4 млрд сумнан артык ремонт ясалачак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь ремонтлау республика программасына 16 муниципаль берәмлектә 122,6 млн сум финанслау белән 33 объект кертелгән. Хәзерге вакытка план 60% ка үтәлгән.
Республика программасы кысаларында балаларга сөт ризыкларын өләшү пунктларын ремонтлау дәвам итә. 10 муниципаль берәмлектәге 33 объектның 7сендә эшләр тәмамланган.
Стационарларның кабул итү-диагностика бүлекләре биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасының үтәлеше 30% тәшкил итә. 25 объектның 22се эшләнә.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын заманчалаштыру» федераль программасы буенча 3 муниципаль берәмлектә 5 поликлиника гамәлгә ашырылачак. Бу максатларга 398 млн сум бүлеп бирелгән. Капиталь ремонт 13% ка төгәлләнгән.