Буа районының Боерган авылында Ленин урамындагы ике катлы урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә. Үтәлешнең гомуми күләме 30% ка җитте.
Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.
ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, 3672 кв. м мәйдандагы бинада уку кабинетлары, спорт һәм актлар заллары, коридорлар тулысынча яңартыла. Шулай ук яңа җиһазлар сатып алыначак.
Хәзер белгечләр ишекләрне, җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын ремонтлыйлар, эчке эшләр һәм электр кертү эшләрен алып баралар. Подряд оешмасы ремонтны икенче катта төгәлләп, беренче катка күчә.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2026 елда Татарстанда 6,8 млрд сумнан артык суммага 63 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Шул исәптән 18 муниципаль берәмлектә 36 объект – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча, 5 муниципаль берәмлектә 6 объект – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча һәм 15 муниципаль берәмлектә 21 объект – «Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча.