Бүген Төзелеш Министрлыгында ТКХ сорауларын тикшерделәр

2013 елның 13 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис катнашында, ТКХ сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.

Фикер алышуда, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ белән идарә башлыгы Илдус Насыйров, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, Казан шәһәре Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниатуллин, тармак предприятиеләренең җитәкчеләре һәм ТР Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар ТКХ  өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру, күп фатирлы йортлар белән идарә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу сораулары турында фикер алыштылар. Торак-коммуналь хуҗалыкның Дәүләт мәгълүмат системасын  (ТКХ ДМС) формалаштыру сорауларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International