Казанда «Ландшафт. Архитектура. Дизайн» форум-күргәзмәсе үткәрелә

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Казанда «Ландшафт. Архитектура. Дизайн» форум-күргәзмәсе үткәрелә. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев, Халыкара «Русский Дом. Креатив регионнар» күргәзмәсенә нигез салучы Андрей Радаев, «Строй фест Поволжье» һәм «ЛАД. Ландшафт. Архитектура. Дизайн» форумнарын нигезләүче Александр Чесноков, «ТР Төзүчеләр берлеге» АСРОсын генераль директор Рамил Гафиятуллин һәм Ассоциация коллегиясе рәисе Ринат Батталов тәкъдим итте.

Форумны ачып, Илшат Гыймаев илебезнең иң яхшы җитештерүчеләрен алга этәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Күргәзмә экспозициясенә күп кенә Татарстан компанияләре керә, – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары. – Барлык катнашучыларга уңышлар, файдалы белемнәр, яңа ышанычлы партнерлар, бизнесның үсүен һәм чәчәк атуын телим».

Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза һәм үз эченә бизнес-сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-классларны ала. Бүген чара кысаларында «ЛАД 2026» Бөтенроссия шәһәр читендәге күчемсез милек концепцияләре конкурсының финалы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International