Бүген 2027 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.
«Җирле үзидарә – ул кешеләр, аларның активлыгы, гражданнарыбыз тормышын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтылышы. Бу башлангычларны һәрьяклап хупларга кирәк. Бүген уңайлы шәһәр мохитен үстерү проектлары буенча Бөтенроссия тавыш бирүенең чираттагы сезоны башлануын игълан итүемә шатмын. Мондый конкурс инде уңай үзгәрешләр алып килә торган әһәмиятле инструментка әйләнде. Узган ел анда 1,6 меңнән артык муниципаль берәмлек катнашты, онлайн-тавыш бирүдә 16,5 миллионнан артык кеше катнашты. Ә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан ел саен 25 млрд сум бүлеп бирелә», – дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин.
Чара «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.