Татарстанда «Сәламәтлек диктанты» Бөтенроссия акциясе уза

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы халкы санитар белем дәрәҗәсен арттыруга һәм үз сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән «Сәламәтлек диктанты» Бөтенроссия агарту акциясендә катнаша ала.

Проект кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Санпросвет» коммуникация стратегиясе кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Илнең санитар калканы – сәламәтлек иминлеге (кисәтү, ачыклау, җавап чаралары)» федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

Акция 3 этапта уза, «Сәламәт елмаю һәм чиста куллар» беренче этабы 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашу өчен проектның рәсми порталына кереп, диктант сорауларына җавап бирергә кирәк. Тест тәмамланганнан соң катнашучы нәтиҗәләр белән таныша, эксперт аңлатмаларын ала һәм белем дәрәҗәсен күрсәткән шәхси сертификат формалаштыра алачак.

Акция шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятенә, кариес һәм көндәлек тормышта инфекция таралу белән бәйле авыруларны профилактикалау чараларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International