«Гаилә» илкүләм проекты буенча Азнакайда «Елмаю» балалар бакчасы ремонтлана

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Азнакай шәһәрендә №18 «Елмаю» балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт бара. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләне яклау» федераль программасына кертелгән, финанслау күләме 58 млн сумнан артык.

Проект буенча гомуми мәйданы 2700 кв.м булган ике катлы мәктәпкәчә учреждениедә азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, спорт залы һәм балалар төркемнәре ремонтланачак. Шулай ук яңа җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла.

Төзүчеләр идәннәр һәм түшәмнәр ясау, биналарны эчке бизәү эшләрен башкара, яңа ишекләр куя, инженер-техник тәэминат челтәрләрен алыштыра. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 35% тәшкил итә.

Искәртеп узабыз, агымдагы елда 13 муниципаль берәмлектә 23 мәктәпкәчә балалар учреждениесе яңартылачак, моңа 1,49 млрд сумнан артык акча каралган. Шул исәптән 6 балалар бакчасы «Гаилә» илкүләм проекты программасына, 5 объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 12 объект «Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International