Кукмара районы Кенәбаш авылында балалар бакчасы ремонтлана

2026 елның 24 апреле, җомга

Кукмара районының Кенәбаш авылында гомуми мәйданы 285 кв.м булган бер катлы балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт бара.

Мәктәпкәчә учреждениедә төзүчеләр яңа тәрәзәләр урнаштырды, түбә һәм фасад эшләрен тәмамлап килә, инженер-техник тәэминат челтәрләрен ремонтлый. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 40% тәшкил итә.

Агымдагы елда Татарстанның 13 муниципаль районында 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе капиталь яңартылачак.

Фото: ГИСУ РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International