Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына (ТР ДТФ) чаралар җыю буенча планның 90% гына үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.
Әлеге киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, чараны Татарстан Речспубликасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Илдар Халиков, администрация башлыкларын, кайбер районарда ТР ДТФна чаралар җыю белән бәйле вәзгыятьләргә игътибарлы булырга чакырды.
Гомумән алганда, ТР Хөкүмәте хәбәр иткәнчә, 2013 елда социаль ипотека программасы планы буенча төзелергә тиеш булган 383,3 мең кв. метрның 314 мең кв. метры файдалануга тапшырылган. Арча, Югары Ослан районнары һәм Казан шәһәрендәге ипотека буенча төзелгән йортлар вакытында файдалануга тапшырылмаган. 2013 елның декабрендә өч муниципаль районда, социаль ипотеканың өч объекты файдалануга тапшырылырга тиеш (Түбән Кама, Спасс районнары, Казан).
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, республикада 2,176 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу очракта еллык план 2,398 млн. кв. метрны тәшкил итә.
2014 елда торак төзү буенча расланган план 2,399 млн. кв. метрны тәшкил итә, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 383,9 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак буенча – 1,017 млн. кв. метр, аз катлы торак төзү – 998 мең кв. метр.
Арендалы торак төзү программасы буенча, 2014 елда, гомуми мәйданы 51,4 мең кв. метр булган 12 торак йортны экплуатациягә тапшыру планлаштырыла, шул исәпкә Югары Ослан районындагы “Иннополис” хезмәткәрләре өчен 8 йорт, Яр Чаллыдагы ИТ-парк эшчеләре өчен 119 фатирлы торак йорт, “Алабуга” МИЗ белгечләре өчен 156 фатирлы торак йорт, Казандагы Журналистлар һәм Оренбург тракты урамнары буенча урнашкан 44 һәм 170 фатирлы торак йортлар да керә.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча, 2013 елда республикада, 265 ятим балага фатир тапшыру планлаштырыла (шулар арасыннан 260 кеше яңа торакка күчкән инде). ТР Премьер-министры Илдар Халиков, калган биш ятим бала буенча булган документларны рәсмиләштереп бетерергә һәм программаны 18 декабрьгә тәмамларга кушты.
2014 елда республикада 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк (программа килешү баскычында тора).
Биш яки аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында, Татарстан Республикасы буенча булган күп балалы гаиләләрнең кереш исемлегенә 822 гаилә кергән. Аларны торак белән тәэмин итү өчен бюджетта 116 млн. 101,14 меэ сум каралган, 44 сертификат рәсмиләштерелгән. 2013 елның 12 декабре торышына барлык 44 сертификат тормышка ашкан, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.