Төзүчеләр Әлмәттәге 5 нче гимназия бинасына капиталь ремонт ясый

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Әлмәттә 5 нче гимназия бинасына капиталь ремонт ясала.

2 700 кв. м мәйданда электр монтажлау, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен яңарту, биналарны бизәү планлаштырылган. Шулай ук мәктәпкә яңа җиһазлар китерәчәкләр. Әлеге вакытка объектның әзерлеге 25% дип бәяләнә.

Гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлау 88 млн сумнан артык финанслау белән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасына кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Татарстанның 18 муниципаль берәмлегендә 36 мәктәпкә 3,184 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International