Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы 57 процентка төгәлләнгән

2026 елның 23 мае, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Мәгариф инфраструктурасы объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы агымдагы елда мәгариф өлкәсендә 170 объектта ремонт каралуын искәртте.

Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт 45% ка башкарылган. Хисап чорында Казанда бер объектта эшләр төгәлләнгән. Программа кысаларында барлыгы 63 объектта ремонт планлаштырылган.

Мәктәп ашханәләрен ремонтлау эшләре 10% ка башкарылган. Бүгенге көндә подряд оешмалары 24 объектта эш алып бара, калганнарын ремонтлауга җәйге каникуллар башланганнан соң керешәчәкләр. Республиканың Биектау һәм Мамадыш районнарында объектлар төгәлләнгән. Программа 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 67 объектны үз эченә ала.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 23 объектта 57% ка башкарылган. Бүгенге көндә ике объект төзелеп беткән: берсе – Тукай районында, икенчесе – Казанда.

Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт төгәлләнеше 56% дип бәяләнә.

Тулай торакларга капиталь ремонт 47% ка башкарылган. Хисап чорында Бөгелмә, Түбән Кама һәм Спас районнарында өч объект төзелеп беткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International