Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сәламәтлек саклау тармагы объектларын капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Сәламәтлек саклау тармагында быел 96 объектта ремонт ясала.
«Соңгы ике атнада алты фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнде: икесе – Арча районында, берсе – Биектау, Нурлат, Актаныш һәм Теләче районнарында, бу безгә 89% күрсәткеченә ирешергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.
Балаларга сөт ризыкларын тарату пунктларын ремонтлау программасы буенча да югары темплар саклана: үтәлеш 88% тәшкил итә. Хисап чорында дүрт муниципалитетта 11 объектта эшләр тәмамланган: Зәй районында – сигез, Аксубай һәм Актаныш районнарында – берәр, шулай ук Яр Чаллыда бер объект.
Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча барлык эшләрнең 47% ы башкарылган. Хәзерге вакытта ремонт эшләре 23 объектта дәвам итә.
Моннан тыш, биш поликлиникада капиталь ремонт эшләре 24% ка башкарылган.