Казанда фин компаниясе «Steel-Kamet Oy» белән килешү төзеделәр

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген “АК БАРС Девелопмент” компанияләр төркеменә керүче “Казанский ДСК” ҖЧҖ завод территориясендә, фин компаниясе «Steel-Kamet Oy» белән бетон изгеч җиһазлар алып кайту һәм урнаштыру турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Әлеген очрашуда, Россия ягыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләр сәнәгате бүлеге башлыгы Оксана Модина, “АК БАРС Девелопмент” ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Айдар Сафин, “КДСК” ҖЧҖнең башкарма директоры Александр Сидоров бар иде. Фин делегациясен түбәндәгеләр тәкъдим итте:  фин компаниясе «Steel-Kamet Oy»нең сату буенча директоры Микко Раутио һәм «Steel-Kamet. РУС» директоры Гришутин Александр.

Steel-Kamet Oy компаниясе, бетон җитештерү системасын эшләү буенча, Төньяк илләрдә беренче урында тора. Ул дөньяның төрле почмагындагы клиентларга карарлар җибәрү белән шөгыльләнә.

Продукциянең ассортиметы үз эченә, төрле масштабтагы предприятиеләргә (эредән кечкенәгә кадәр) югары сыйфатлы бетон җитештерү өчен кирәк булган барлык элементларны да ала. Steel-Kamet Oy компаниясенең карарларында яңа технологияләр белән бергә, бетон изү заводлары җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә җыелган кырык еллык тәҗрибә дә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International