Сидоровка, Кызыл Чаллы һәм Орловка бистәләрендә хуҗалык-көнкүреш канализациясе системасы төзелеше дәвам итә.
Эшләр 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башланды һәм августта тәмамланачак. Агымдагы елда финанслау 207,150 млн сум тәшкил итә. Чараларны гамәлгә ашыру барышында белгечләр 5,2 км полиэтилен торба салачаклар һәм 246 кое төзиячәкләр. Объектның әзерлеге 39% дип бәяләнә.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, корыч торба үткәргеч 1971 елда төзелгән һәм аның тузганлыгы 85% тан артып киткән. Эксплуатация вакытында торбаларның гидроизоляциясе бозылган, нәтиҗәдә биредә даими рәвештә авария хәлләре теркәлгән. Яңа канализация челтәре бистәләрдә яшәүче 160 545 кешегә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Агымдагы елда Яр Чаллыда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча коммуналь инфраструктураның 15 объектын заманчалаштыру планлаштырылган.