Лениногорскида ябык футбол манежы төзелә. Гомуми мәйданы 1315 кв. м булган бер катлы кирпеч бина административ-көнкүреш комплексына һәм 20гә 40 метр зурлыктагы футбол манежына бүленгән. Спорт объекты берьюлы 28 кешене сыйдыра ала.
Төзүчеләр монолит фундаментны, административ-көнкүреш комплексының стеналарын һәм бүлгеләрен кирпечтән салуны, суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен монтажлауны төгәлләделәр. Хәзер түбә ябу, манеж өслеген уттан саклау, вентиляция системасын урнаштыру һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.
Объектның әзерлеге 39% тәшкил итә.
Элегрәк ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда Алексеевск, Чүпрәле, Лениногорск һәм Теләче районнарында 610 млн сумга якын финанслау белән 4 ябык футбол манежы төзелә.
ТР ГИСУ фотосы