Буада Бакый Урманчега багышланган музей төзелде. Музейны булдыру инициативасы белән РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы, совет скульпторы туган Буа районы халкы чыгыш ясаган.
Гомуми мәйданы 660 кв. метрдан артык булган өч катлы бина архитекторлар уйлавынча заманча һәм матур булып чыкты. Фасадында Бакый Урманче иҗат стилендәге бизәкләр һәм декоратив вставкалар урнаштырылган. Эчтә табигый яктылык күп: залның уртасында пыяла гөмбәз урнаштырылган. Кичке вакытта бинаны яктырткыч бизи, аны шәһәр төзелешләре арасында аерып тора.
Тиздән музей танылган рәссамның төрле урыннарда сакланган әсәрләре белән тулыланачак һәм аларны халык күрә алачак.
ТР ГИСУ фотосы