Казанда Достоевский урамындагы Вахитов районының күпфункцияле үзәгенә капиталь ремонт ясалган.
Төзүчеләр гранит плитә белән тышлаган, тоткалар куйган, керү урыннарын җиһазлаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы керү урыннары булдырган. Бинаның түшәме ремонтланган.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин «Татарстан Республикасында МФЦ» ДБУ карамагындагы 15 муниципаль берәмлектәге 20 бинаны капремонт буенча республика программасына кертү турында хәбәр иткән иде, финанслау 72 млн сумнан артык. Хәзерге вакытта 11 объект ремонтланган, гомуми үтәлеш 91% тан артып китә.
ТР ГИСУ фотосы