Азнакай районында төзүчеләр Сарлы авылында Мәктәп урамындагы урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясауны дәвам итәләр. Бу максатларга 70 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
1716 кв. м мәйданлы ике катлы бина этаплап заманчалаштырыла. Биредә инженерлык челтәрләре һәм аз агымлы системалар яңартыла, ишек блоклары һәм идән япмалары алыштырыла, бүлмәләрнең бизәлеше һәм керү урыннары реконструкцияләнә. Шулай ук программа кысаларында яңа җиһазлар кайтару каралган. Объектның әзерлеге 73% тәшкил итә.
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 6,8 млрд сумнан артык суммага 63 гомуми белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак. Шул исәптән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасына 18 муниципаль берәмлектә 36 объект кертелгән, финанслау 3,184 млрд сумнан артык. 5 муниципалитеттагы 6 мәктәпкә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 1,745 млрд сумлык ремонт ясалачак. Моннан тыш, республика программасы буенча 15 муниципалитетта 1,9 сумга 21 мәктәп яңартылачак. Хәзерге вакытка эшләрнең гомуми үтәлеше планлаштырылган күләмнең 61% тәшкил итте.
ТР ГИСУ фотосы