Алабугада «Колос» мәдәният йортына капиталь ремонт 95 процентка башкарылган

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Алабугада Тугаров урамындагы «Колос» мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт 95% ка башкарылган.

Подрядчылар түбәне яңарттылар, тәрәзәләр һәм ишекләр куйды. Эчке инженерлык челтәрләре – электрика, су белән тәэмин итү, канализация, җылыту һәм вентиляция – 97% ка әзер.

1966 елда төзелгән 303,5 кв. м мәйданлы бинаның эчке бизәлеше тәмамланган, технологик җиһазлар урнаштырылган. Хәзер төзүчеләр фасадны, керү урыннарын һәм тышкы су челтәрләрен урнаштыруны төгәлли.

Проект буенча шулай ук территорияне комплекслы төзекләндерү һәм мәдәният йортын заманча җиһазлау планлаштырылган.

Татарстанда барлыгы 867 млн сумлык 22 мәдәният йорты ремонтланачак. Шул исәптән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына Мамадыш, Кукмара (3), Балтач һәм Арча районнарында 6 объект кергән. «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасына – 1 объект, республика программасына – 15 объект. 

Өч мәдәният йортында эшләр төгәлләнгән. Үтәлешнең гомуми күләме 62% тәшкил итә.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International