Күпфункцияле үзәкнең Аксубай филиалы ремонтланды

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Аксубайда күпфункцияле үзәк филиалына капиталь ремонт ясалган. Биредә җитәкче кабинеты һәм гомуми мәйданы 150 квадрат метрлы гражданнарны кабул итү зонасы яңартылган. Төзүчеләр яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куйган, керү урыннарын төзекләндергән, инженерлык коммуникацияләрен заманча стандартларга туры китергән. Программа уңаеннан филиалны яңа җиһазлар, техника һәм инвентарь белән тәэмин иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, капремонт буенча республика программасына 15 муниципаль берәмлектә «Татарстан Республикасында МФЦ» ДБУ карамагындагы 20 бина кертелгән, аларны финанслау 72 млн сумнан артык. 13 объект ремонтланган, гомуми үтәлеш 93% тәшкил итә.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International