ТР Төзелеш министрлыгында җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы уздырылды

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында 2026-2027 елларның җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының икенче утырышы уздырылды.

Катнашучылар мәгариф учреждениеләренең тормыш тәэмин итү системаларын кышкы сезонга әзерләү буенча чараларның үтәлешен карады. Әзерлек эшләре барышы турында шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Арча һәм Тәтеш районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре сөйләде.

Республика штабы утырышын үткәргән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә «Торак фонды мониторингы» мәгълүмати-аналитик системасына җылыту чорына әзерлек буенча белешмәләрне кертү һәм оператив яңарту кирәклеген искәртте.

Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, РФ Төзелеш министрлыгы йөкләмәсе нигезендә һәр муниципаль берәмлектә аварияләргә каршы тренировкалар үткәрелергә тиеш. Моннан тыш, министрлык җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мөһим объектлар исемлеген төзүне төгәлли һәм муниципалитетларга соралган мәгълүматны тапшырырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International