Торак өлкәсендәге вәзгыять турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«27 июньгә торак төзелеше буенча гомуми план 63 процентка үтәлгән, 2 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган», – диде Дамир Шәйдуллин.
Шулардан коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 777 мең кв. м булган 84 күпфатирлы йорт тапшырылган, бу планлаштырылган күләмнең 74 процентын тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы 55 процентка гамәлгә ашырылган: гомуми мәйданы 82 мең кв. метрдан артык булган 32 йорт төзелгән.
Хосусый торак төзелеше программасы буенча 1,142 млн кв.м торак тапшырылган, бу планның 58 процентын тәшкил итә.