Лаеш районының Имәнкискә авылында балалар бакчасына капиталь ремонт ясала

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

Лаеш районының Имәнкискә авылында Совет урамындагы «Карлыгач» балалар бакчасына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә.

Проект буенча бинаның конструктив элементларын торгызу, төркемнәрне яңа җиһазлар, уен җиһазлары һәм инвентарь белән тәэмин итү, янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла. ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытка төзелеш-монтаж эшләре 90 процентка башкарылган.

Түбә ябылды, җылыту системасы һәм тышкы канализация урнаштырылды. Төзүчеләр бинаның фасадын коруны, ишекләрен урнаштыруны, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын яңартуны, аз агымлы челтәрләр салуны һәм электр кертү эшләрен тәмамлыйлар.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International