Татарстанда XIV «Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

Октябрь-ноябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале узачак. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Зона турлары Яр Чаллыда (16-17 октябрь), Әлмәттә (23-24 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (6-7 ноябрь) узачак. Казанда финал (13-14 ноябрь) һәм гала-концерт (16 ноябрь) булачак.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстанның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре чакырыла.

Гаризаны 2 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча бирергә мөмкин: bzzm.ru.

Тулырак мәгълүмат фестивальнең һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтларында бар.

Кәрим Сибгатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International