Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Яңа расланган программа буенча агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Шулай ук 56 торак йортта 124 лифт алмаштыру планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 11,118 млрд сум тәшкил итә», – дигән мәгълүмат бирде Марат Айзатуллин.
Беренче министр мәгълүматлары буенча, электрон сатулар оештыру дәвам итә. Агымдагы атнада 120 күпфатирлы йорт буенча аукционнар игълан ителде.
485 йортта капиталь ремонт эшләре бара, 74 ККДда эшләр тәмамланган. Программаның үтәлеше 45% ка җитте.