Буада 4 мең кв. м мәйданлы 5 нче гимназия бинасына капиталь ремонт ясау төгәлләнә, әзерлек 73% тәшкил итә. Объект «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проектына кертелгән.
Стеналарны штукатурлау һәм шпаклевкалау, идәннәрне җәю һәм кору тулысынча төгәлләнгән. Түбә, җылыту системасын яңарту һәм инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре ахырына якынлаша.
Вентиляция һәм технологик җиһазлар урнаштыру дәвам итә.
ТР ГИСУ фотосы