Октябрьдә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы узачак

2026 елның 7 июле, сишәмбе

«Россия энергетика атнасы» халыкара форумына әзерлек даталары һәм төп параметрлары расланды. Мәскәүдә 14-16 октябрьдә «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында ягулык-энергетика комплексы өчен җиһазлар һәм технологияләр форумы һәм күргәзмәсе узачак.

Эшлекле программада энергетика үсешенең төп юнәлешләре буенча пленар утырыш, тармак тематик сессияләре уздыру каралган. Шулай ук «Глобаль энергия» халыкара премиясен тапшыру һәм «Каләм энергиясе» медиаконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантаналары да планлаштырылган.

РЭН-2026 даталарын раслау эшлекле программаны гына түгел, соңгы елларда һөнәри бергәлекне җәлеп итүнең мөстәкыйль үзәгенә әверелгән күргәзмә экспозициясен дә әзерләүнең актив фазасына керешергә мөмкинлек бирә.

Быел форумны оештырганда чараны Халыкара яктан күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Россия Федерациясенең дипломатик һәм сәүдә вәкиллекләренә чит ил партнерларына мәгълүмат бирү һәм чит ил делегацияләре составын формалаштыру буенча эшне активлаштыру йөкләнде.

Россия энергетика атнасы Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә уза.

Тулырак мәгълүмат форумның рәсми сайтында урнаштырылган.

Кәрим Сибгатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International