Татарстанда гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау 70 процентка төгәлләнеп килә

2026 елның 7 июле, сишәмбе

Агымдагы елда федераль һәм республика программалары буенча Татарстанда 170 мәгариф объекты ремонтланачак. Финанслауның гомуми суммасы 10,495 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Шулардан 63 объект – гомуми белем бирү учреждениеләре, аларны ремонтлауга 6,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Шул исәптән 18 муниципалитеттагы 36 мәктәп «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты программасына, 6 объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 21 мәктәп республика программасына кертелгән.

Республика программасына кертелгән 2 балалар йорты – Спас районындагы «Болгар шифаханә мәктәп-интернаты» һәм Казандагы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернат» гамәлгә ашырылды инде.

Яшел Үзән районының Олы Яке һәм Азнакай районының Тымытык авылларындагы мәктәпләргә капиталь ремонт ясау тәмамланып килә.

Хәзерге вакытта гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләрнең гомуми үтәлеше 70% тәшкил итә.

Фотода: «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Азнакай районының Тымытык авылында капиталь ремонтланган урта мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International