Түбән Камада 10 июльдән БПЛА һөҗүменнән соң зыян күргән йортта төзекләндерү эшләре башланачак

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин БПЛА һөҗүменнән соң зыян күргән Чабьинск урамындагы торак йортта булды.

Объектта түбә, 12 кат япмаларын, «асылынып торган» плитәләрне, тышкы диварларны сүтү тәмамланган. Хәзер 11 нче каттагы түшәмә плитәсен, агач идәнне сүтәләр, монтаж төеннәрен чистарталар. Үтәлешнең гомуми күләме 15% тәшкил итә.

Чабьинск урамындагы күпфатирлы бер подъездлы йорт 1975 елда төзелгән. Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, 10 июльдән биредә төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр. Параллель рәвештә капиталь ремонт башлана, ул ике лифтны алыштыруны да үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International