Ел саен Татарстан территориясендә «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы уза.
Республиканың муниципаль берәмлекләре ТР Төзелеш министрлыгына гаризаны ике номинация буенча: «Цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» һәм «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәешенә уңай мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү» бирә ала.
Конкурста катнашу өчен гаризаның билгеләнгән формасын тутырырга һәм тиешле номинация буенча муниципаль проектны тәкъдим итәргә кирәк.
Җиңүчеләр игълан ителгән проектны гамәлгә ашырыр өчен федераль финанслау алалар.
Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына 17 июльгә кадәр конкурс материалларын вакытында әзерләүне һәм ТР Төзелеш министрлыгына җибәрүне тәэмин итәргә кирәк.
Тулырак мәгълүматны 231-15-71 телефоннары буенча алырга мөмкин (номинация буенча). Тулырак мәгълүматны 231-15-71 («Цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» номинациясе) һәм 231-14-88 («Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәешенә уңай мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү» номинациясе) телефоннары буенча алырга мөмкин.