Кукмара районының Кукмара шәһәрендәге 1 нче «Каенкай» балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Объект «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты программасына кертелгән.
Контракт кысаларында инженерлык коммуникацияләре, фасад яңартылачак, тәрәзәләр алыштырылачак.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, төзүчеләр идәннәрне тарттыруны, җылыту системаларын урнаштыруны төгәлләгәннәр. Электр кертү, биналарны бизәү, фасадны һәм янгын баскычын төзү эшләре алып барыла.
Хәзерге көнгә объектның гомуми техник әзерлеге 67% тәшкил итә.
ТР ГИСУ фотосы