Чаллыдагы «Заман» яшьләр үзәге масштаблы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачты

2026 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Заман» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясалган.

1958 кв. м мәйданлы өч катлы үзәк бинасы ерак 1973 елда төзелгән. Реконструкциядән соң ул яшьләр өчен инновацион территориягә әверелде.

Төзүчеләр фасадны һәм түбәне яңартканнар, барлык инженерлык коммуникацияләрен, тәрәзә һәм ишек блокларын алыштырганнар, эчке бизәкләр ясаганнар, янәшәдәге территорияне төзекләндергәннәр. Бина заманча җиһазландырылган. Фасадны легендар КАМАЗ хезмәткәрләренә багышланган мурал бизәгән.

Хәзер биредә вокал һәм хореография өчен заманча заллар, профориентация лабораторияләре, фотостудия, психологик бушану урыны ачылган. Шулай ук мәгариф һәм иҗат чараларын оештыру өчен мәйданчыклар да бар.

Яшьләр үзәге җитәкчеләре яшь белгечләргә ярдәм итүгә һәм эшләүче яшьләр хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирергә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, «Заман» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль программасы кысаларында үткәрелде. Бу максатларга 90 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International