Чистайда башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә

2026 елның 17 июле, җомга

Чистайда башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, өч катлы бинада сүтү эшләре, кирпеч бүлгеләр, пыялалар, стеналарны штукатурлау һәм фасадны җылыту башкарылган.

Электромонтаң, вентиляция, кондиционер, канализация һәм җылыту системаларын монтажлау, гипсокартон кәгазьләрдән түшәмнәр ясау дәвам итә.

Проект буенча башкарма комитетка җиһазлар һәм инвентарь сатып алыначак. Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү дә планлаштырылган.

Республика программасына Татарстанның 15 муниципаль берәмлегендә барлыгы 15 башкарма комитет бинасы капиталь ремонтланачак. Бу максатларга 40,2 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International