Болгар шәһәрендә Спас тармак технологияләре техникумы тулай торагы бинасына капиталь ремонтның чираттагы этабы төгәлләнде.
Быел төзүчеләр дүрт катлы бинаның фасадын яңарттылар һәм фундаментны судан саклау буенча эшләр башкардылар. Бу максатларга республика бюджетыннан 19,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, элегрәк тулай торакта тәрәзәләр, ишекләр һәм электр челтәрләре системасы алыштырылган, йокы бүлмәләре ремонтланган.
2026 елда капремонт буенча республика программасына 5 муниципаль берәмлектәге 8 тулай торак бинасы кертелгән. Бүгенге көнгә шулай ук Бөгелмә аграр көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Бөгелмә машина төзелеше техникумы тулай тораклары һәм Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте тулай торагының бер корпусы әзер.