Яңа Чишмәдә боз аренасы төзелеше дәвам итә

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

Яңа Чишмәдә ясалма бозлы заманча ябык шугалак төзү дәвам итә.

Шугалакның гомуми мәйданы 3,3 мең кв. метрдан артып китә, монда берьюлы 100 кеше шөгыльләнә ала.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, подряд оешмалары монолит фундамент торгызган, кирпеч бүлгеләр салган, түшәмә плитәләрен төзегән һәм сэндвич-панельләрдән, пыяла пакетлардан, витражлардан һәм ПВХ ишекләрдән койма конструкцияләре урнаштырган. Боз кыры өчен бетон нигезләр әзер, түбә җылытылган.

Хәзер төзүчеләр стеналарны штукатурлый, плиткалы идән сала, гипсокартоннан бүлгеләр урнаштыра. Шулай ук электромонтаж эшләре, инженерлык челтәрләре һәм тирә-як территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Объектның гомуми әзерлеге 53% ка җиткән.

Агымдагы елда Татарстанда гомуми суммасы 1,78 млрд сумнан артыграк булган өч ябык боз шугалагы төзеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International