Kazan Digital Week-2026 Халыкара форумы Казанда 29-31 октябрьдә узачак

2026 елның 28 июле, сишәмбе

29-31 октябрьдә «Казан Экспо» МВЦда Kazan Digital Week-2026 Халыкара форумы узачак.

Форумның максаты – ышанычлы цифрлы технологияләрнең тотрыклы экосистемасын үстерүгә, Россия һәм чит ил партнерлары белән бергә инновацияләрне киңәйтүгә ярдәм итү.

Форум  онлайн-форматларда узачак, бу бөтен дөньядан катнашучыларга мөмкин кадәр күбрәк керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Тематик юнәлешләр арасында – «Мобильлекнең интеллектуаль системалары», «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр», «Яңа заман киберкуркынычсызлыгы», «Финтех экосистемасы», «Бизнеска кертелгән инновацияләр» һ. б.

Чарага дәүләт хакимияте органнары, бизнес, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, шулай ук цифрлы технологияләр, программа тәэминаты һәм югары технологияле продукцияне эшләүчеләр һәм кулланучылар чакырылган.

Форумны Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе оештыра.

Гаризалар 2026 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат рәсми сайтта kazandigitalweek.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International